Разделы презентаций


Нефть җитештерү тарихы

Ноябрь аенда Әлмәтнең шәһәр булып яшәвенә 63 ел тула. Бу каланың оешуы 1943 елда беренче скважинадан нефть табылган Шөгер якларына барып тоташа. Гомумән алганда, Татарстанның нефть тарихы нәкъ менә Шөгергә бәйле.

Слайды и текст этой презентации

Слайд 1Нефть
җитештерү
тарихы

Нефтьҗитештерүтарихы

Слайд 2Ноябрь аенда Әлмәтнең шәһәр булып яшәвенә 63 ел тула. Бу

каланың оешуы 1943 елда беренче скважинадан нефть табылган Шөгер якларына

барып тоташа. Гомумән алганда, Татарстанның нефть тарихы нәкъ менә Шөгергә бәйле.
Ноябрь аенда Әлмәтнең шәһәр булып яшәвенә 63 ел тула. Бу каланың оешуы 1943 елда беренче скважинадан нефть

Слайд 3Билгеле булганча, нефть тышкы халәте ягыннан өч төрлегә бүленә: сыек

нефть, куе нефть, каты нефть (битум). Кулланылыш ягыннан нефть ике

төрле – халык арасында көнкүрештә куллану һәм дәүләт дәрәҗәсендә промышленностьта куллану.
Билгеле булганча, нефть тышкы халәте ягыннан өч төрлегә бүленә: сыек нефть, куе нефть, каты нефть (битум). Кулланылыш

Слайд 4Туган Татарстаныбызда әлеге өч төрле халәтле нефтьнең иң беренче табылу,

җир өстенә чыгару, аларның көнкүрештә һәм дәүләт күләмендә җитештерелә башлау

тарихы нәкъ менә Шөгер төбәгенә туры килә.
Туган Татарстаныбызда әлеге өч төрле халәтле нефтьнең иң беренче табылу, җир өстенә чыгару, аларның көнкүрештә һәм дәүләт

Слайд 5Элеккеге Шөгер районының Сарабиккол авылында Шушма елгасы ярына якын гына

бер чишмә бар. Авыл кешеләре бу чишмәне “Кара чишмә” дип

йөртәләр иде. Ни өчен? Чөнки бу чишмә суы белән җир астыннан бармак бите кадәр генә куе кара төстәге майлы сыекча таплары агып чыга иде. Бу майлы сыекча судан җиңел булу сәбәпле, гел су өстендә генә тора. Чишмәдән берничә адым гына түбәнрәк калын такталардан ясалган зур улак бар. Чишмә суы улакның өстеннән агып керә дә тишектән агып чыгып китә. Ә теге майлы кара таплар суга бата алмыйча улак өстенә җыелалар. Шулай итеп улак өстен кап-кара сыекча каплап ала. Авыл кешеләре дегет чиләкләре, махсус мичкәләр, чапчаклар белән киләләр дә, улак янындагы махсус ясалган озын саплы чүмеч белән сөзеп әлеге кара майны җыялар. Кара майны Сарабиккол кешелә­ре генә түгел, ә тирә-яктагы унлап авыл кешеләре дә килеп җыя.
Элеккеге Шөгер районының Сарабиккол авылында Шушма елгасы ярына якын гына бер чишмә бар. Авыл кешеләре бу чишмәне

Слайд 6Кара чишмәдәге кара майны кешеләр кайчан файдалана башлаганны беркем дә

хәтерләми. Мөгаен, ул чишмә типкән көнне үк башлангандыр, бәлки бераз

соңрактыр. Һәрхәлдә, бу кара майның, ягъни сыек нефтьнең моннан берничә дистә гасырлар элек үк кешеләр тарафыннан файдаланыла башлавына шик юк. Димәк, Татарстанда сыек нефтьнең җир астыннан үз агымы (самотек) белән чыгуына һәм аны кешеләрнең көнкүрештә куллана башлавына дистә гасырлар вакыт узган һәм ул нәкъ менә Шөгер ягында башланган. 
Кара чишмәдәге кара майны кешеләр кайчан файдалана башлаганны беркем дә хәтерләми. Мөгаен, ул чишмә типкән көнне үк

Слайд 7 Сыек нефтьне табу һәм җитештерүне дәүләт күләмендә алып бару тарихы

да Шөгер ягында башлана. 1943 елны СССР хөкүмәтенең махсус карары

белән Иске Шөгер авылы янында беренче буровой эшли башлый. Озакламый Шөгердә нефть күпләп табыла, аны Келәүле станциясендәге тимер юл бакларына төяп СССРның төрле төбәкләрендәге нефть эшкәртү заводларына озаталар.
Сыек нефтьне табу һәм җитештерүне дәүләт күләмендә алып бару тарихы да Шөгер ягында башлана. 1943 елны

Слайд 8Инде куе нефтькә килик. Элеккеге Шөгер районының әлеге Сарабиккол авылыннан берничә

чакрым гына көньяктарак Карамалка дигән мордва авылы бар. Бик борынгы

заманнарда ук шушы авыл янында утыра башлаган бал куелыгындагы кап-кара матдә тулган кечерәк бер күл булган. Бу матдә артык куе булу сәбәпле арба майларга ярамаган. Шулай да тирә-як авыл кешеләре аны көрәкләр белән каерып алып капка баганаларының җир астына күмелә торган өлешләрен, йорт-кураның нигез ниргәләрен буяганнар.
Инде куе нефтькә килик. Элеккеге Шөгер районының әлеге Сарабиккол авылыннан берничә чакрым гына көньяктарак Карамалка дигән мордва

Слайд 9Бу күл нефтьче галимнәрне дә кызыксындырган. Әле Бөек Ватан сугышы

алдыннан ук монда бер төркем галим-геолог килеп тикшеренүләр уздыралар. Шунда

алар күл эчендә иң борынгы җәнлекләр, кошлар сөякләрен табып алалар. Шушы кара бал (куе нефть) эчендә яткан сөякләр черемичә шул кадәр яхшы сакланганнар ки, галимнәр аларны җыеп Казанга алып кайталар. Бү­генге көндә Казан дәүләт универси­тетының геология музеенда бу кап-кара төстәге сөякләр белән танышырга мөмкин.
Бу күл нефтьче галимнәрне дә кызыксындырган. Әле Бөек Ватан сугышы алдыннан ук монда бер төркем галим-геолог килеп

Слайд 101881 елда бу якларга нефть эзләргә дип килгән Америка эшмәкәре

Ф.Шандор Шөгер авылы читендә кечкенә генә гудрон заводы салдыра. Заводка

чимал чыгару өчен авыл янындагы текә тауны (хәзер аны авыл халкы Шандор тавы дип йөртә) тишеп шахталар ясыйлар һәм тау эчендәге гудрон (битум) чималын заводка ташу эшен җайга салалар. Шул елдан Шөгер битум заводы эшли башлады, Совет чорында ул СССРның төрле төбәкләренә кыйммәтле битум җи­бәреп торды. Битумны көне-төне Шөгердән Бөгелмә тимер юл станциясенә ташып, илнең төрле төбәкләренә озаталар иде.
1881 елда бу якларга нефть эзләргә дип килгән Америка эшмәкәре Ф.Шандор Шөгер авылы читендә кечкенә генә гудрон

Слайд 11 Шунысы шиксез, нефть өлкәсендә бөтен Татарстанга, Россиягә, чит илләргә билгеле

булган Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә, Баулы калаларының данлы тарихы Шөгер

ягының бүген әллә ни күзгә күренеп тормаган шушы өч авылыннан башлана!
Шунысы шиксез, нефть өлкәсендә бөтен Татарстанга, Россиягә, чит илләргә билгеле булган Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә, Баулы

Обратная связь

Если не удалось найти и скачать доклад-презентацию, Вы можете заказать его на нашем сайте. Мы постараемся найти нужный Вам материал и отправим по электронной почте. Не стесняйтесь обращаться к нам, если у вас возникли вопросы или пожелания:

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Что такое TheSlide.ru?

Это сайт презентации, докладов, проектов в PowerPoint. Здесь удобно  хранить и делиться своими презентациями с другими пользователями.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика